Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» ААҖ пресс-рама заводында Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган «Бердәмлектә безнең көч» эшләүче яшьләрнең ачык форумы узды. Форум эшендә Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Менделеевскидан 30дан артык предприятие катнашты.

Форум кысаларында «Предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүнең заманча проблемалары» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде, анда предприятиеләрдә эшләүче яшьләрнең проблемалары ачыкланды, шулай ук яшьләр белән эшләү буенча белгечләрдә килеп туган проблемаларны хәл итү вариантлары тәкъдим ителде. Моннан тыш, «Эш бирүчемнең бренды» һәм «Яшьләр белән эшләү буенча белгеч Чек-листы» воркшоплары оештырылды, аның кысаларында катнашучылар яшь хезмәткәрләрне предприятиедә иҗтимагый тормышка җәлеп итәргә, аларның иҗади потенциалын тормышка ашырырга һәм яшьләрнең социаль проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк инструментлар эшләү белән шөгыльләнделәр. Шулай ук форумда катнашучылар өчен «КАМАЗ»ААҖ пресс-рама заводы буенча экскурсия үткәрелде.

Чара эш йомгакларын ясау һәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр белән эшләү буенча актив белгечләренә нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 15:48