Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Андреевна Хохлова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Удмуртия Республикасының Камбарка шәһәрендә туа. 1943 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар. Александра Андреевна Казанда 184 нче НКВД эчке сак полкында хезмәт итә. 1946 елда демобилизацияләнә һәм Мәскәүгә күчеп килә, анда метрополитен төзелешендә катнаша. 1948 елда туган шәһәренә кайта, анда пенсиягә чыкканчы машина заводында мастер булып эшли. 2010 елда ул даими яшәү урынына Яр Чаллыга күчеп килә. Александра Андреевна бер кыз тәрбияләгән, бер оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга ТИҮ рәисе Светлана Исаева да кушылды.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 15:26