Мы в социальных сетях

«СМИкалка» журналистика мәктәбе 12 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм кызлар туплау турында игълан итә. Мәктәпкә керү өчен гаризаны башлап килүче блогерлар,тормышын журналистикага багышларга җыенучылар яки массакүләм мәгълүмат чаралары белән кызыксынучылар тапшыра ала. 

Уку кысалары формаль булмаган белем бирү, кызыклы теория, актив мастер-класслар, экскурсияләр һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар, гамәли дәресләрне күз алдында тота. Дәресләр «Орион» яшьләр үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Мәскәү проспекты, 162 (52/31/3). Язылу өчен телефон: (8552) 59-46-83.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 12:16