Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу көннәрдә Автозавод районы халкы Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре – Мария Петровна Борзова һәм Александра Михайловна Бугрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Мария Петровна Мордва АССРының Ковылкино авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Шунда башлангыч мәктәпне тәмамлый. Аңа 12 яшь булганда сугыш башлана. Сугыш елларын Мордовиядә кичерә. Сугыштан соң гаилә Мәскәүгә күчеп килә. Мария Петровна төзелештә эшли, Мәскәүне хәрабәләрдән күтәрә. 1949 елда Мәскәүдә үз мәхәббәтен очрата. Фронтовик Иван Степанович Борзовка кияүгә чыга. Гаилә иренең яшәү урыны буенча Горький шәһәренә күчеп килә. Мария Петровна ире белән Горький автозаводында эшли, берсе – шофер, икенчесе – эшче. 1957 елда Казахстанның Кустанай өлкәсенә күчеп киләләр. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ветеранны тугыз оныгы һәм 15 оныкчыгы сөендерә.

Александра Михайловна Түбән Кама районының Елантово авылында, күп балалы гаиләдә туа. Авыл урта мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлый. Сугыш башлана, әтисен хезмәткә алалар, өлкән абыйлары фронтка китә. Александра Михайловна сугыш вакытында колхозда, печән чабуда, иген игүдә катнаша. Кышын элеваторга ашлык ташыйлар, дәүләткә тапшыралар. Сугыштан тәмамланганда аңа 17 яшь була, санитарка булып эшли. 1950 елда Фурманов шәһәренә китә. 1953 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыга кияүгә чыга, кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Александра Михайловна Шуя шәһәрендә туку фабрикасында 34 ел эшли, пенсиягә дә шуннан чыга. 1992 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Бүген Александра Михайловнаның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Юбилярлар «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнделәр. Юбилярларны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 11:48