Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Калкан» полиция кадет мәктәбе яшь армиячеләре ТР «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең чираттан тыш слетында катнаштылар. Анда бөтен республикадан 280 яшь армияче җыелды. Бу чарада Хәрби комиссариат, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук хәрби хезмәт ветераннары катнашты.

Слет кысаларында Михаил Калашниковның тууына 100 ел тулуга багышланган документаль фильм һәм ату коралларының күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар «Юнармия» төбәк штабының 2019 елдагы эшчәнлеге һәм 2020 елга эш планы турында фикер алыштылар.

Слет нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хатлары белән Яр Чаллы «Юнармия» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте Штабы башлыгы Сергей Пантелеев, "Калкан" полиция кадет мәктәбе директоры Алексей Майоров, "Калкан" полиция кадетлар мәктәбе «Яшь армия отряды координаторы Станислав Тихонов бүләкләнде. Яр Чаллының «Юнармия» штабы  башлыгы урынбасары Альберт Гыйльманов "Юнармия батырлыгы" II дәрәҗә көмеш медаленә һәм шәхси инициатива өчен грамотага, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнашуы өчен лаек булды.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 11:23