Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, шәһәрдә эре инвестицион һәм инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруга моношәһәрләр үсеше фонды ярдәм итә. Фонд ярдәме белән шәһәрдә 2,8 млрд сумлык җитештерү, юл һәм инженерлык инфраструктурасы проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Проектларны тормышка ашыру кысаларында лаеклы хезмәт хакы булган 2757 яңа эш урыны булдырылган. Быел фонд тарафыннан тагын бер проект хупланды. Чаллының «Ремдизель» компаниясенә 199,7 млн сум күләмендә процентсыз займ бирү турындагы килешүгә кул куелды. Акча «Тайфун» сериясенең махсус билгеләнештәге автомобильләр чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирүче югары технологияле җитештерү булдыруга тотылачак.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 10:06