Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел башыннан алып Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларыннан 9 ай нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетына 47 млн 193 мең сум акча керде. 2018 елга карата үсеш 68% ны тәшкил итте. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына физик затлар кеременә салым 191 млн сум күчерелгән. Әлеге мәгълүматлар бүген эшлекле дүшәмбе барышында яңгырады. Узган ел белән чагыштырганда иң зур үсеш темпын «Яр Чаллы торба заводы» ҖЧҖ, «Изоляцияләү торбасы заводы» АҖ, «Техника-Агро» ҖЧҖ, «ХАЙЕР ФРИДЖ РУС»ҖЧҖ, «ЗаряД» ҖЧҖ, «Кама «Агросәнәгать комплексы» ҖЧҖ кебек предприятиеләр күрсәтте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, әлеге саннарга аңлатма биреп,алгарышлы социаль-икътисадый үсеш  территориясе резидентларының җирле салымнардан азат ителмәвен ассызыклады. «Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тарафыннан биш меңнән артык эш урыны булдырылган һәм алардан шәһәр бюджетына өстәмә акчалар күчерелә. Әлегә сумма зур булмаса да, 47 миллион сум җирдә ятмый. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары шәһәр казнасын тулыландыруга эшли. Бу тикшерелмәгән мәгълүматтан файдаланучылар өчен», - дип билгеләп үтте ул, яңа инвесторларны җәлеп итү эше дәвам итәчәген белдереп. «Яңа эш урыннары булдыручыларга хөрмәт һәм мактау сүзләре әйтәсе кала», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 09:50