Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбедә Яр Чаллы шәһәренең төп конкурент өстенлекләрен билгеләде:"Без моношәһәр булачакбызмы-юкмы, бездә конкурент өстенлекләр бар. Бу сәнәгать парклары. Алар белән шөгыльләнергә, инвесторлар җәлеп итәргә кирәк. Бездә машина төзелеше өлкәсендә эшли белә торган кадрлар бар – ул КамАЗ мәктәбе. Бездә кече һәм урта бизнес җитәрлек үсеш алган. Кече бизнесны яратырга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк. Һәм бу өстенлекләрне алга таба файдалану зарур", - диде мэр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кече һәм урта бизнес өлкәсендә 55 мең Чаллы кешесе эшли. Шәһәрдә эшмәкәрлек секторына дәүләт һәм муниципаль ярдәм күрсәтүнең төрле чаралары каралган. Татарстан бирелгән кредитлар күләме буенча Россия Федерациясе төбәкләре исемлеген җитәкләде. Муниципаль берәмлекләр арасында Яр Чаллы беренче урында тора.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 09:36