Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елның 9 аенда шәһәр бюджеты керемнәре 6 млрд 797 млн сум тәшкил иткән. 2018 елның шушы чорына карата үсеш темпы 106%. Керемнәр структурасында үз керемнәре 51% тәшкил иткән, бюджетара трансфертлар – 49%.

2019 елның 9 аенда салым һәм салым булмаган керемнәр буенча план билгеләнешләре 70,5%ка үтәлгән. Бу хакта бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитетның Финанс идарәсе җитәкчесе Ирина Сәгыйдуллина хәбәр итте.

Чаллы шәһәре бюджеты керемнәрендә төп урынны физик затлар кеременә салым алып тора, аның өлеше үз керемнәренең гомуми күләмендә -50%. Тугыз айда салым 1 млрд 703 млн сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 91 млн сумга. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына керемнәр узган ел дәрәҗәсеннән 341 млн сумга артыграк.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 09:07