Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты: "Яр Чаллы полиция гарнизоны һәрвакыт республикада алдынгы урыннарны били. Бөтенсоюз удар төзелешенең беренче елларындагы бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә сынап, катлаулы 90нчы елларны узып, шәһәрдә Чаллы милициясенең куәтле нигезен формалаштыра. Без сезнең хезмәтегез белән горурланабыз. Сез масштаблы бәйрәмнәр, зур халыкара чаралар уздыру вакытында куркынычсызлыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итәсез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Без алга таба да шәһәребезнең тынычлыгы өчен бергәләп эшләячәкбез", – дип билгеләп үтте Ринат Абдуллин.

Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы Надир Закиров, үз җитәкчелегендә булучыларны котлап, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре республика, федераль һәм дөнья дәрәҗәсендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен ассызыклады: "Бүген республика гарнизоны ветераннар тарафыннан салынган күркәм традицияләрне намус белән дәвам итә. Яшьлек һәм тәҗрибә үрелеп баруы безнең гарнизонга хәзерге проблемалар йомгакларын сүтәргә, җинаятьчелек дөньясының иң зур күренешләренә каршы торырга ярдәм итә", - диде ул.

Полицейскийлар хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алдылар. Тантаналы чарада гарнизонның иң яхшы хезмәткәрләренә ведомство һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды.

Җомга, 8 ноябрь 2019, 16:36