Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Психолог, тренер, коуч Шохрух Норбеков Яр Чаллыда хәйрия сәламәтләндерү курсы үткәрәчәк. Бу күп кенә хроник авыруларны: йөрәк-кан тамырлары системасын, умыртка баганасын һәм буыннарны, репродуктив системаны, күз һәм ишетү органнарын дәвалауга юнәлдерелгән сәламәтләндерү курсы. Курс тугыз көнгә дүртәр сәгать исәпләнгән. Анда катнашу өчен Мирзакәрим Норбековның үз-үзеңне торгызу методы белән кызыксынучы барлык теләүчеләр чакырыла. 700 кеше бушлай катнаша ала. Теркәлү әлеге сылтама буенча ачык.

Чәршәмбе, 20 ноябрь 2019, 14:41