Мы в социальных сетях

 Автозавод районының 23 нче мәктәбендә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тематик чара узды. Ветераннарга һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән Снарский шәһәр Советы депутаты Сергей Владимирович ярдәмчесе Иван Быков һәм Автозавод районы башлыгы урынбасары Елена Альмөхәммәтова мөрәҗәгать иттеләр, алар эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Залда утыручыларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Илдар Гайнуллин мөрәҗәгать итте.

Ведомство тарихы якты сәхифәләр һәм күренекле шәхесләр белән тулы. Чаллының ДАИ хезмәткәре, лейтенант Томази Кереселидзе исеме мәңгегә шәһәр тарихына кереп кала. Ул 1978 елның 6 декабрендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак. Чаллыда курку белмәс лейтенант исеме белән шәһәр бульвары аталган, Томази Кереселидзе яшәгән йорт фасадына мемориаль такта куелган.

Чарада 23, 34, 40, 43  һәм 49 нчы мәктәп укучылары да катнашты. Залда утыручылар алдында Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская чыгыш ясады.

Чара ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары Томази Кереселидзе истәлегенә куелган истәлек тактасына чәчәкләр салдылар.

Җомга, 8 ноябрь 2019, 15:11