Мы в социальных сетях

 Германия Штутгарт шәһәрендә Фудокан каратэ буенча VIII Дөнья Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге дәрәҗәле турнирда дөньяның 40 иленнән вәкилләр катнашты.

Чаллы традицион каратэ-до «Заншин» мәктәбе һәм «Кэмпо» көрәш спорт мәктәбе укучылары арасыннан Россия җыелма командасы составында 8-12 яшьлек ун кеше чыгыш ясады. Егет-кызларның күбесе дөнья беренчелегенә беренче тапкыр килде, гәрчә илкүләм федерация дәрәҗәсендә тиешле әзерлек һәм сайлап алу узып, Бөтенроссия беренчелекләрендә җиңүчеләр титулына ия булсалар да. Көндәшлекнең югары булуы, һәр яшь категориясендә яхшы әзерлекле көндәшләрнең күп булуы һәр дисциплинада һәркемгә дә финалга барып җитәргә мөмкинлек бирмәде. Шуңа да карамастан, егетләр лаеклы көрәште һәм өйләренә лаеклы бүләкләр алып кайтты.

Турнир нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында Россия җыелма командасы, Румыния командасын гына алга уздырып, 2 нче урынны алды. Өченче урында – Сербия командасы.

Пәнҗешәмбе, 7 ноябрь 2019, 15:54