Ел саен уздырыла торган «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы» шәһәр акциясе кысаларында «Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре 2019 елның сентябрь-октябрь айларында «Тормыш ритмында – 2019» наркотикларга каршы профилактик чаралар шәһәр конкурсы үткәрделәр. Конкурс кысаларында наркотикларга каршы 23 профилактик чара үткәрелдеу бу - спорт эстафеталары, квестлар, театральләштерелгән тамашалар, арт-терапия остаханәләре, фестивальләр. Быел беренче тапкыр конкурста профилактика системасының барлык хезмәтләре, яшьләр иҗтимагый һәм ирекле берләшмәләре, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт, өстәмә белем бирү өлкәсе оешмалары, яшүсмерләр-яшьләр клублары, һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларының психологик хезмәтләре катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 5 ноябрь 2019, 16:00