Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казан федераль университетының Яр Чаллы институты укытучылары һәм «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге, «Александрия бакчасы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен үсеш академиясе, «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы белгечләре Австриядә булып кайттылар. Анда алар инклюзив белем бирү өлкәсендә халыкара тәҗрибә белән таныштылар. Укыту Венада интеллектуаль интеграцияләр институтында узды. Проектта катнашучылар Австрия, Ирландия һәм Словакиянең инклюзив мәгариф өлкәсендәге экспертлар, Вена дәүләт университеты һәм Югары Австриянең педагогик мәктәбе профессорлары белән очраштылар.

Татарстаннан килгән белгечләр өчен халыкара программага лекцияләр, интерактивлар, навигация семинарлары, бенчмаркинг-практикалар һәм воркшоплар кертелгән иде. Атна дәвамында Татарстан белгечләре чит илләрдә инклюзив мохиттә шәм остаханәләрен, хайваннар белән контакт терапиясен, дәвалау эвритмиясен, сөйләм терапиясен куллану, инклюзиядә интернат формаларын куллану, резонанс иҗат итү, ягъни махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен реабилитация үзәкләренең эшен төрлеләндерергә мөмкинлек бирә торган барлык мөмкинлекләр турында фикер алыштылар. Яр Чаллы белгечләре инклюзив белем бирү өлкәсендә халыкара сертификация белән уникаль тәҗрибә тупладылар.

Сишәмбе, 5 ноябрь 2019, 09:13