Мы в социальных сетях

 РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында шәһәр тирәлеге сыйфаты индексын формалаштырдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Яр Чаллы мөмкин булган 360 баллның 202сен җыйды. Шулай итеп, 41 баллны шәһәр "Торак һәм якын-тирә урыннар", "Социаль-ял инфраструктурасы һәм аның янәшәсендәге киңлекләр" өчен 40 балл, "Гомумшәһәр киңлекләре" өчен 38 балл алды, 33 балл "Урам-юл челтәре" һәм башкалар җыйды. Индексны формалаштырганда шәһәрләрнең күләме һәм климат шартлары исәпкә алынды. Әлеге үзенчәлекләрне исәпкә алу һәм коррект бәя бирү өчен, барлык шәһәрләрне төркемнәргә бүлделәр. Яр Чаллы 250 меңнән - 1 млн халкы булган "зур" шәһәрләр төркеменә керде.

Дүшәмбе, 4 ноябрь 2019, 12:57