Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Прасковья Григорьевна Королева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Әлки районының Базарлы Матак авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәпкә сигез яшьтә китә һәм Матак урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлый, аннары Казан медицина училищесында белем ала. Сугыш вакытында әнисе белән колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Медучилищедан соң Буа районының Сарсаз авылына ФАН мөдире булып эшкә җибәрәләр. Шул елларда гаилә корып җибәрә. Ул Матак авылында район хастаханәсендә фельдшер булып эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан. Эш стажы-36 ел. Ире белән бәхетле гомер кичереп ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ветеранны биш оныгы һәм ун оныкчыгы сөендерә.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, район ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котладылар.

Якшәмбе, 3 ноябрь 2019, 14:30