Мы в социальных сетях

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бүген алар гадәттәгечә өч мәйданчыкта оештырылган иде: Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә. Ярминкә мәйданчыкларында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин булды.

Ярминкәләрдә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре төп катнашучылар булды. Сатуга 11 млн сумнан артык суммага 283 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Ярминкә мәйданчыкларында киң ассортиментта сыер, сарык ите, кош ите (каз, үрдәк, тавык, күркә), сөт  һәм башка сөт продукциясе, балык, яшелчә, камыр ризыклары һәм башкалар тәкъдим ителде. Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 ноябрьдә расланган ярминкәләрдә узачак.

Шимбә, 2 ноябрь 2019, 15:00