Мы в социальных сетях

                                                    Хөрмәтле чаллылылар!

                                         Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Ватан өчен җаваплылык, патриотизм  илебез халкы өчен һәрчак төп төшенчәләр булды. Безнең кешеләр авырлыклар алдында берләшергә әзер булуларын берничә тапкыр исбатладылар: Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе вакытында шулай булды һәм соңрак Бөек Ватан сугышы елларында расланды. Россиялеләр тарихының иң катлаулы чорларында рухи ныклык, бердәмлек, Ватаныбызны бәйсез, көчле һәм чәчәк атучы итәргә омтылыш белән аерылып торды.

Быел Халыклар бердәмлеге көне чаллылылар өчен аерым әһәмияткә ия. 50 ел элек энергияле һәм амбициоз кешеләрне бөтен илдән зур төзелеш берләштерде – Камада зур йөк автомобильләре заводы төзелә башлады һәм аның белән бергә шәһәр үсте. Ул чакта бөтенесе берләшеп, мөмкин булмаганны эшләделәр  – заводны кыска вакыт эчендә сафка бастырдылар. "Халыклар дуслыгы - иң зур байлык!" төшенчәсе чаллылылар өчен якынга әверелде.

Бүген Яр Чаллыда 80нән артык милләт вәкиле тату яши. Без бергәләп алда торган бурычларны хәл итүгә ирешәбез, алга таба аларны тормышка ашыру өчен планнар корабыз.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иң изге теләкләр юллыйм. Туган җирнең һәм бөтен илебезнең иминлеген ныгытуга юнәлдерелгән барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар сезгә!

                                                                                                                                     Н. Г. Мәһдиев

                                                                                                                       Яр Чаллы шәһәре мэры

Дүшәмбе, 4 ноябрь 2019, 07:38