Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Капиталина Федоровна Урлагова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Татарстан АССРның Иске Чаллы авылында күп балалы гаиләдә туа. 1931 елда мәктәпкә укырга керә, анда тугызынчы сыйныфка кадәр укый. Читтән торып Алабуга педагогика институтының ике курсын тәмамлый. Аннан Дмитров урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә урнаша. Сугыш вакытында җәен мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшли, ә көзен колхозда чәчү, печән чабуда йөри. 1946 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Урлагов Георгий Ивановичка кияүгә чыга. Гаилә 17 ел Якутиядә яши. Анда Капиталина Федоровна балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Пенсиягә чыккач ул ире белән туган якларына кайта. Капиталина Федоровнаның РФ Мәгариф министрлыгыннан күпсанлы бүләкләре бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Сишәмбе, 22 октябрь 2019, 11:17