Мы в социальных сетях

 Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Николаевна Горбачева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Кострома өлкәсенең Василево авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда ындыр табагында эшли. 1947 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Волков Анатолий Александровичка кияүгә чыга һәм ире белән Ивановка өлкәсенә күчеп килә. 1974 елдан башлап гаилә Яр Чаллыда яши. Лаеклы ялга чыкканчы Нина Николаевна ЖЭУда лифтер хезмәтен башкара. Ире белән алты бала үстергәннәр, тугыз оныклары һәм 13 оныкчыклары бар. Нина Николаевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов тапшырды.

Дүшәмбе, 21 октябрь 2019, 13:39