Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Антонина Ланцева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Әлки районының Иске Матак авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпкә 1936 елда керә һәм белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлый. Алга таба укырга мөмкинлек булмый, хуҗалык эшләрендә булышкан. Сугыш вакытында колхозда эшли. Аннан Йошкар-Ола педагогия институтына укырга керә, анда «география укытучысы» һөнәре буенча укып чыга. Юллама буенча Чита шәһәренә эшкә китә. 1954 елда хәрби хезмәткәргә кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Антонина Георгиевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котладылар.

Чистай районының Дүрт ишегалды авылында туган Минзәрә Хәбетдин кызы Рәхимовага да 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Минзәрә Хәбетдин кызы туган колхозында эшли. 1953 елда Пермь краеның Краснокамск шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы ит комбинатында хезмәт куя. 1985 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Минзәрә Хәбетдин кызы өч бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, шулай ук ТИҮ рәисе Светлана Гурлева да кушылды.

Дүшәмбе, 7 октябрь 2019, 13:34