Мы в социальных сетях

Яңа иҗади сезон Яр Чаллының мәдәният учреждениеләрендә башланды. Премьера спектакльләре, яңа концерт программалары һәм сәнгать күргәзмәләре турында Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сөйләде. 

Мәсәлән, «Мастеровые» рус драма театры үзенең 45 нче юбилей, иҗат сезонын 13 сентябрьдә театрның баш режиссеры Денис Хөснияров куелышында Антон Чехов пьесасы буенча эшләнгән «Три сестры» спектакле белән ачты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Мастеровые» рус драма театры Самарада «Волга театральная» IV төбәкара фестивалендә «Варшавская мелодия» спектакле өчен Гран при яулады. Моннан тыш, 2020 елның язында «Мастеровые» театры артистлары Мәскәүдә Дәүләт Милләтләр театры сәхнәсендә «Собачье сердце» спектакле белән чыгыш ясаячак. Мондый мактаулы хокукны театр Россиянең кече шәһәрләре театрларының дәрәҗәле фестивалендә җиңүе нәтиҗәсендә иреште. Яр Чаллы драма театры Ягъсүф Шәфиков пьесасы буенча куелган «Хуш, Агыйдел» спектакле белән 30нчы сезонын ачып җибәрде.

3 октябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараеның иҗат сезонын ачу тантанасы булды, анда «Арт-афиша» программасы күрсәтелде. Яңа сезонда учреждение коллективы тарафыннан яңа иҗади проектлар - "Ватанга Дан!" Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия патриотик иҗат фестивале, Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгына багышланган «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык сәнгать һөнәрчелеге, һөнәрчелек һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале; ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Кама чишмәләре» милли мәдәният региональ фестивале.

Сентябрь ае «Кызыл тау» мәдәният үзәгенең иҗат сезоны ачылу белән дә истә калды. Мәдәният үзәге Элеватор тавы һәм Суар торак районнарында урнашканлыктан, әлеге микрорайоннарда яшәүчеләр мәдәни-массакүләм чараларда катнаша алалар.

"Үзәкнең яңа иҗади сезоны планнарында яңа клуб формированиеләрен ачу: балалар өчен интеллектуаль клуб, нәфис гимнастика, сәламәт яшәү рәвеше клубы, бию берләшмәсе, шулай ук сәнгать эшлеклеләре белән иҗади очрашулар оештыру", – дип билгеләп үтте Румил Кәрамиев.

«Энергетик» мәдәният сарае коллективы бу сезонда клуб эшчәнлеген шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренә, гомуми белем бирү мәктәпләренә, китапханәләргә, музейларга, тернәкләндерү үзәкләренә, шәһәр учреждениеләренә һәм предприятиеләренә күчерә. Быел учреждениедә капиталь ремонт планлаштырылган.

"Гөлзада Мөхәммәт кызы белән бергә эшне контрольгә алырга, бу процесста катнашырга кирәк. Шулай ук элеккеге "Төзүче" мәдәният сараен татар драма театры һәм яшьләр үзәге итеп төзекләндерү эшләре бара. Сез атна саен театр директоры белән бергә төзелеш эшләрендә актив катнашырга тиеш. Безнең яңа балалар бакчалары төзү буенча яхшы тәҗрибәбез бар, без бер айдан мөдир билгелибез һәм нәтиҗәдә төзүчеләр барлык теләкләрне дә исәпкә алалар. Сезнең объектлар буенча да шул ук хәл булырга тиеш", – дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

13 октябрьдә Курчак театрында яңа 33 нче театр сезоны башлана. 11:00 һәм 13:00 сәгатьләрдә яшь тамашачыларны «Мишкины шишки» спектакленә чакыралар. Республика көненә һәм Яр Чаллы шәһәре Көненә багышланган "Машина төзүчеләр шәһәре. Үткәннән киләчәккә (2002-2019)" күргәзмәсе белән Картиналар галереясы иҗат сезонын ачты. Тарихи-туган якны өйрәнү музее октябрь аенда Кама автозаводы төзелүнең 50 еллыгына багышланган зур күргәзмә ачачак.

Орган залының 15 нче юбилей иҗади сезоны һәм Игорь Лерман Камера оркестрының 31 нче концерт сезоны Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын Латвия, Франция, Германия һәм Италиядән килгән танылган башкаручылар чыгышлары белән сөендерәчәк.

Дүшәмбе, 7 октябрь 2019, 09:18