Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Александрович Гутовка 90 яшь тулды. Петр Александрович Алтай краенда туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында төрле эшләрдә эшли. 1954 елда өйләнә һәм гаиләсе белән Новокузнецк шәһәренә, ә 1969 елда – Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Петр Александрович «Камснаб-Чаллы» предприятиесендә электромеханик булып эшли. Хатыны белән бергә бер ул тәрбияләп үстергән, 2 оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Юбилярга Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 19 сентябрь 2019, 16:40