Мы в социальных сетях

Эко-квестта «Чиста уеннар» сайтында рәсми теркәлү узган һәркем катнаша алачак. Төп шарт – командада 4 кеше булырга тиеш. 2 сәгатьлек уен барышында катнашучыларга калдыкларны җыеп кына калмыйча, гадәти булмаган предметларны эзләргә, «Чиста уеннар» махсус мобиль кушымтасы аша фоторәсемнәр ясарга да туры киләчәк. Уенчыларга башкарылган һәр гамәл өчен баллар исәпләнә, аларны үз командаларын җиңүгә китерү һәм истәлекле бүләкләр алу өчен кулланырга мөмкин. Ярышлардан соң барысын да пироглы пикник көтә.

«Чиста Уеннар» нәтиҗәләреннән чыгып, бөтен Россия проектында катнашучы шәһәрләр арасында җыелган аерым калдыклар саны буенча рейтинг төзеләчәк. Иң күп балл җыйган шәһәр Бөтенроссия чисталык Кубогын алачак.

Эко-квестта чаллылылар сайтта рәсми теркәлү узып катнаша ала.

Кирәкле барлык инвентарь урында бирелә. Уен өчен командага Интернетка керү мөмкинлеге булган бер  смартфон кирәк булачак. Катнашу бушлай. 

Пәнҗешәмбе, 19 сентябрь 2019, 15:50