Мы в социальных сетях

Җиңү паркында «ЭкоКөз» шәһәр экологик фестивале булып узды, аның кысаларында «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәгендә тәрбияләнүчеләр катнашында концерт-күңел ачу программасы оештырылды. Чара дәвамында шәһәр оешмаларыннан күргәзмә-ярминкәләр эшләде, мохтаҗларга әйберләр өләшенде. Кунакларда оригиналь мастер-класслар һәм уен мәйданчыклары зур кызыксыну уятты.«Яшүсмер» үзәге педагоглары һәм белгечләре клубта тәрбияләнүчеләр белән бергә «Экоквест» экологик акциясе үткәрделәр, анда тамашачылар кызыклы биремнәр белән станцияләр узды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 13:38