Мы в социальных сетях

 Чаллыда шәһәр предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларының яшьләр командалары арасында Престиж кубогына интеллектуаль уеннар сезоны башлана. Интеллектуаль чемпионатның беренче уены «Этюд» спорт мәктәбендә (Тынычлык проспекты, 83) узачак. Ул һәрвакыттагыча «Фаворит» уены формасында оештырылачак: командаларга, иң аз сандагы күрсәтмәләрне кулланып, сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Оештыру комитеты 35 яшькә кадәрге шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең яшь хезмәткәрләрен катнашырга чакыра. Команда составы-6 кеше: 1 капитан һәм 5 уенчы керә. Уеннар сентябрь аеннан май аена кадәр барачак.

Узган сезонның абсолют чемпионы һәм интеллектуаль уеннар символы булган ябалакка ия булучы дип  «IQ-404» җыелма командасы табылды; 2 нче урынны-«Инструмент» командасы («КАМАЗ» ремонт-инструменталь заводы), 3 нче урынны - «Камлит» («КАМАЗ» Кою заводы) алды.

Сезонда катнашу өчен гаризалар электрон почтага кабул ителә: oorm16@gmail.com белешмәләр өчен телефон: 57-08-70 «Заман» яшьләр үзәге.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 11:07