Мы в социальных сетях

Коммуналь хуҗалык объектларын 2019-2020 елларның җылыту чорына әзерләүгә 1 млрд 959 млн сум планлаштырылган. «Эшлекле дүшәмбе» вакытында шәһәр хуҗалыгын көзге-кышкы чорга әзерләү барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. 

"Расланган чараларны үтәү өчен барлык җылылык белән тәэмин итү объектларында, торак фонды һәм социаль-мәдәни өлкә объектларында да эш оештырылды. Җәйге чорда барлык җылылык чыганакларына, электр һәм газ бүлү станцияләренә, су алу һәм чистарту корылмаларына, магистраль, квартал эчендәге һәм объект эчендәге җылылык, су, электр һәм газ белән тәэмин итү челтәрләренә ревизия һәм ремонт тулысынча башкарылган. Торак, социаль-көнкүреш һәм сәнәгать объектларын тикшерү, агымдагы һәм капиталь ремонтлау үткәрелгән, резерв ягулыгы әзерләнгән. Югарыда санап үтелгән чаралар тулы күләмдә башкарылган", – диде Илья Зуев.

Чаллы җылылык челтәрләре тарафыннан «Татэнерго» АҖ филиалы җылылык челтәрләренең гамәлдәге торба үткәргечләрнең түбән урыннарын билгеләү максатында җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәрелде: «Чаллылыларның кайнар су белән тәэмин ителмичә тору вакытын максималь кыскарту өчен, шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә җылылык челтәрләрен опрессовкалау 4 этапта һәм көньяк-көнбатыш өлешендә 2 этапта үткәрелде. Гидравлик сынаулар нәтиҗәләре нигезендә җылылык челтәрләрендә ремонт эшләре планнарына төзәтмәләр кертелде», - дип өстәде спикер. 

10 сентябрьдән башлап дүрт көн дәвамында шәһәрнең җылылык челтәрләрендә көзге гидравлик сынаулар үткәрелде. 13 сентябрьгә күпчелек торак йортларда кайнар су белән тәэмин итү эшләре башланды. Дүшәмбе иртәсенә, ягъни 16 сентябрьгә, торак йортларның подвал бүлмәләрендә транзит торба үткәргечләрне ремонтлау сәбәпле, 23 торак йортны кайнар су белән тәэмин итү кичектерелә.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 09:38