Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 сентябрьдә «Азатлык» мәйданында Татарстанда яшәүче фин-угыр халыкларының «Без бер агач тармаклары» дигән V фольклор фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар - Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары сәхнәдә  бөтен Татарстаннан килгән иҗади фольклор коллективларның иң яхшы номерларын күрәчәк. Мордва, мари һәм удмурт халыкларының җыр-биюләре, традицион йолалары һәм гореф-гадәтләре тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасына сувенир продукциясе күргәзмәсе һәм зур Пилмән фестивале дә кертелгән. Фестивальнең һәр кунагы тәмле бүләкләр уйнатуда катнашачак. Чараның төп призы – еллык он запасы.

«Без бер агач тармаклары» фестивалендә Удмуртия Республикасыннан «Айкай» дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, Марий Эл Республикасыннан Дәүләт филармониясенең халык җырлары ансамбле, Мордовия Республикасыннан «Торама» фольклор ансамбле кунак булачак. Фестиваль 2016 елдан «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программасына кертелде.

Шимбә, 21 сентябрь 2019, 10:24