Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 21-25 августта Чувашия дәүләт курчак театрында (Чабаксар шәһәре) үзенчәлекле тамашачы өчен V Халыкара "Безгә бертөсле булу мәҗбүри түгел" фестивале һәм "Карусель сказок"I Халыкара курчак театрлары фестивале узачак. Анда 25тән артык коллектив, шул исәптән Бангладеш, Белоруссия, Казахстан, Япония, Гонконг, Германия, Куба һәм Россия регионнары театрлары катнашачак.

Ике фестиваль кысаларында Чаллы дәүләт курчак театры коллективы жюри һәм тамашачылар игътибарына 2019 елгы "Карга боткасы" спектаклен татар телендә (реж.Г.Нуретдинова) һәм "Домок-теремок" (реж. И.Клюев) спектакльләрен тәкъдим итәчәк. 

Сишәмбе, 20 август 2019, 16:43