Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда 2018/2019 уку елындагы «Экоактивлар» проектына йомгак ясау кысаларында, иң яхшы экоактивистларны бүләкләү булды. Быел төрле экологик чараларда барлыгы 520 кеше һәм шәһәрнең белем бирү учреждениеләренең 35 экологик берләшмәсе катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Экоактивлар» экомәгърифәтчелек проекты мәгариф учреждениеләре базасында  «Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны» экологик хәрәкәте инициативасы буенча тормышка ашырыла. Проект кысаларында икенчел чимал җыю буенча акцияләр үткәрелә һәм экоактивистлар тарафыннан агарту эшчәнлеге  - ЭКОдәрес, флешмоблар  алып барыла.

Быел беренче тапкыр "Сезонның иң яхшы экоактивисты" номинациясе кертелде. Бу исемгә 50нче мәктәпнең "Лесовички" 7 «А» сыйныфы экоактивисты Елизавета Ушенина һәм 23нче мәктәпнең "Архивариусы" берләшмәсеннән 3 «А» сыйныфы укучысы экоактивисты Николай Величко лаек булды. Балалар "Иң яхшы экоактивист"дип язылган дипломнар һәм өс-киеме белән бүләкләнде. «Яшел урам» макулатура җыю буенча акциянең җиңүчеләре: 1 урында -  5,5 тонна белән 26 гимназия, 2 урын- 3,5 тонна белән Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, 3 урынга- 3,4 тонна макулатура тапшырган өчен 23 мәктәп лаек булды . "Проминдустрия" компаниясе җиңүчеләр өчен «Эльдорадо» сәүдә үзәгенә 5000, 3000 һәм 2000 сумлык сертификатлар әзерләгән.

"Кәгазьгә-икенче тормыш" акциясендә җиңүчеләр: 1 урын - 34 нче мәктәп - 10,6 тонна, 2 урын - 45 нче мәктәп - 10,1 тонна, 3 урынга -  9,3 тонна макулатура тапшырып 60 нчы мәктәп чыкты. ПЭТ-шешәләр җыю буенча «Яшел түгәрәк» акциясендә 1 урынны 77нче гимназия (371 кг) алды, 2 урында - 60нчы мәктәп - (368 кг), 3 урында - 41нче мәктәп (346 кг). Автокалада 18 учреждение Йортсыз хайваннар фонды файдасына пластик шешәләрнең капкачларын җыю буенча «Доброкрышечки» дигән яңа акцияне хуплады. «Иң яхшы экоактив» исеменә һәм кубокка Ләйсән Билалова җитәкчелегендәге 58 нче мәктәпнең «Эколаайф» берләшмәсе лаек булды.

Барлык экоактивистлар «Иң яхшы экоактив» дигән язулы футболкалар алды. Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән экообъектлар җитәкчеләре, мәктәпнең иң яхшы экоактивчылары шулай ук дипломнар һәм экологик призлар белән билгеләп үтелде, барлык активистларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 23 май 2019, 08:39