Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары һәм урта агымының регионнары губернаторлары, шулай ук Кытайның чит ил эшләре министрлыгы һәм коммерция министрлыгы җитәкчеләре белән бергә Яр Чаллыда суыткычлар җитештерү заводында булдылар. Рәсми делегацияне Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

Суыткычлар җитештерү заводы-Haier Кытай компаниясенең беренче инвестицион проекты. Өч ел эчендә җитештерүдә 500 меңнән артык суыткыч эшләп чыгарылган һәм 800 эш урыны булдырылган.

Сишәмбе, 21 май 2019, 19:08