Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хакимият бинасында Шәһәр Советы депутатлары катнашында 2010 елгы эшчәнлек һәм бухгалтер хисаплылыгы нәтиҗәләрен карап тикшерү буенча баланс комиссияләре утырышлары үткәрелде:

2011 елның 14 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең «Махсус санитар автотранспорт предприятиесе»  муниципаль унитар предприятиесе;

2011 елның 15 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең «Шәһәр төзелешен үстерү хезмәте» муниципаль унитар предприятиесе.

2010 елда предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында докладлар белән предприятиеләрнең җитәкчеләре, баш бухгалтерлары чыгыш ясады. Баланс комиссиясе утырышларында предприятиеләрнең 2010 елгы еллык бухгалтер хисаплары һәм җитәкче хисаплары карап тикшерелде.

2010 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча предприятиеләр табышлы эшләгән:

«Махсуслаштырылган санитар автотранспорт предприятиесе»  муниципаль унитар предприятиесе 599 мең сум чиста табыш алган.

«Шәһәр төзелешен үстерү хезмәте» муниципаль унитар предприятиесе 135 мең сум чиста табыш алган.

Нәтиҗәдә, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советының 2005 елның 28 ноябрендәге 4/7 санлы «Муниципаль унитар предприятиеләре чиста табышының салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләрдән соң калган өлешен Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына күчерүнең тәртибе, күләме һәм сроклары турында» һәм 2010 елның 9 декабрендәге 6/5 санлы «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2011 елга һәм 2012 һәм 2013 елларның план чорына бюджеты турында»гы карарлары нигезендә 2011 елда әлеге предприятиеләрнең бюджетка кергән чиста табыш өлеше 220,2 мең сумны (30% чиста табыш) тәшкил иткән.

Комиссияләрдә түбәндәгеләр буенча тәкъдимнәр кертелгән:

Бухгалтерның һәм предприятиеләр житәкчеләренең 2010 елгы еллык хисапларын раслау буенча;

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ашыгыч медицина ярдәме машиналарын йөртүчеләрне, фото-видеофиксация автомат приборлары күрсәткәнчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлардан азат итү турындагы закон инициативасы буенча материаллар әзерләү һәм Шәһәр Советы карары проектына кертү буенча;

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге мөлкәтен файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән башка тәкъдимнәр.


Пятница, 12 апреля 2019, 08:59