Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Социаль-тернәкләндерү бүлеге:

Войт элементларын, PNF терапиясен, Бобат терапиясен куллану, тренажерларда шөгыльләнү өчен дәвалау физкультурасы залларында кирәкле җиһазлар урнаштырылган. Анда кинезотерапия өчен өстәлләр, гимнастика җиһазлары, швед стенкасы, велотренажер, электр йөгерү юллары, Гросс тренажерлары, «Наездник» тренажерлары һәм башкалар бар.

Кинезотерапия кабинетында җитәрлек күләмдә Аделя, Атлант, Фаэтон костюмнарының барлык үлчәмнәре дә бар.

Механикотерапия кабинетларына кетлер, степер, трицикллар, велотренажер, динамикалы параподиум һәм башкалар куелган.

Физиотерапия кабинетлары электр, яктылык белән дәвалау, вибротерапия, магнитотерапия, җылылык белән дәвалау өчен җиһазландырылган. Гидротерапия (ванналар, су асты душ-массажы), Кедр бочкасы, коры углекислый ванна, галокамера бар.

Бүлектә процедуралар һәм массаж кабинетлары эшли, аларда классик, нокталы, банкалы массажлар, вибромассаж үткәрелә.

Социаль адаптация бүлеге:

Кабинетлар Мотессори педагогикасы, эрготерапия, тестопластика, ком терапиясе, интерактив кабинет (интерактив өстәл, интерактив идән, «Тере почмак» (җәнлекләр) җиһазлары комплекты, сенсор бүлмәсе белән җиһазландырылган. Психолог Пертр наборы, БОС тренажеры, «Синхро – С» биоакустик коррекциясе, «Белгечләр өчен Нумикон» наборы, "электр йокысы" белән дәвалау өчен "Магнон-ДКС", аппараты һәм башкалар бар. «Агачтан кисеп ясау» дәресләре үткәрү өчен җиһазлар, бәйләү машинасы (югары һәм түбән фонтурлар), теннис өстәле, массаж өстәле, керамика белән эшләү өчен мич,  "Уңайлы мохит" акциясе кысаларында җиһазлар, Делюкс креслосы, укытучы-дефектолог, логопед, ЛФК инструкторлары, педагог-психологлар, хезмәт буенча инструкторлар, тәрбиячеләр һәм башка белгечләр өчен җиһазлар сатып алынды. 

Вторник, 18 октября 2022, 09:42