Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Социаль хезмәттән файдаланучыларның шәхси ихтыяҗларын исәпкә алып, түбәндәге төр социаль хезмәтләр ярымстационар һәм стационар формада түләүсез нигездә башкарыла.

1. Социаль-көнкүреш хезмәтләре:

1) стационар формада социаль хезмәт күрсәтү:

а) расланган нормативлар нигезендә торак мәйданнары бирү;

в) расланган нормативлар нигезендә йомшак инвентарь һәм санитария-гигиена товарлары белән тәэмин итү;

г) торак биналарны җыештыру;

д) ялны оештыру, шул исәптән китап, газета-журнал, өстәл уеннары белән тәэмин итү;

е) сәламәтлеге буенча үзләрен үзләре карый алмаган затларга гигиена хезмәте күрсәтү;

ж) медицина оешмаларына транспортта алып бару.

2) ярымстационар формада социаль хезмәт күрсәтү:

а) социаль хезмәтләр күрсәтү өчен мәйданнар бирү;

б) расланган нормативлар нигезендә туклану белән тәэмин итү;

в) расланган нормативлар нигезендә йомшак инвентарь һәм санитария-гигиена товарлары белән тәэмин итү;

г) хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле 3 дәрәҗә инвалид балаларны мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә транспортта алып бару һәм алып кайтуны оештыру.

2. Социаль-медицина хезмәтләре:

1) стационар һәм ярымстационар формада социаль хезмәт күрсәтү:

а) табибның медицина тикшерүе үткәрүе;

б) медицина-тернәкләндерү чаралары үткәрү;

в) сәламәтләндерү чаралары үткәрү;

г) социаль хезмәттән файдаланучыларның сәламәтлеге торышын күзәтү белән бәйле процедуралар үткәрү;

д) социаль хезмәттән файдаланучыларның сәламәтлеге торышындагы тайпылышларны ачыклау максатыннан системалы күзәтү;

е) сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлтелгән чаралар үткәрү;

ж) адаптив физик культура буенча дәресләр үткәрү;

з) социаль-медицина мәсьәләләре буенча консультация бирү.

3. Социаль-психологик хезмәтләр:

1) стационар һәм ярымстационар формада социаль хезмәт күрсәтү:

а) социаль-психологик консультация бирү, эчке гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен кертеп;

б) психологик ярдәм, даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ инвалидларны өйләрендә караучы гражданнарны кертеп.

4. Социаль-педагогик хезмәтләр:

1) стационар һәм ярымстационар формада социаль хезмәт күрсәтү:

а) социаль-педагогик коррекция, диагностика һәм консультация бирүне кертеп;

б) позитив кызыксыну булдыру;

в) ялны оештыру;

г) даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ инвалид балаларның туганнарын аларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү.

5. Социаль-эш хезмәтләре:

1) стационар һәм ярымстационар формада социаль хезмәт күрсәтү:

а) хезмәт мөмкинлекләрен файдалану һәм алар өчен уңайлы саналган профессиональ күнекмәләргә өйрәтү буенча чаралар үткәрү.

6. Социаль-хокукый хезмәтләр:

1) стационар һәм ярымстационар формада социаль хезмәт күрсәтү:

а) юридик хезмәтләр алуда ярдәм күрсәтү.

7. Социаль хезмәттән файдаланучы, яшәеш мөмкинлекләре чикле, шул исәптән, инвалид балаларның коммуникатив потенциалын үстерү максатларындагы хезмәтләр:

1) стационар һәм ярымстационар формада социаль хезмәт күрсәтү:

а) инвалидларны карау средстволарын һәм техник тернәкләндерү чараларын кулланырга өйрәтү;

б) социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрү;

в) үзләрен үзләре карау, көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту күнекмәләренә өйрәтү.

Четверг, 17 ноября 2022, 14:34