Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә каты коммуналь калдыкларны туплау урыны (мәйданчыгы) турында мәгълүматларны каты коммуналь калдыклар туплау урыннары реестрына кертү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

• «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон;

• «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон;

• «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль законның 13.4 статьясы, РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 31 августындагы 1039 номерлы Карары белән расланган каты коммуналь калдыкларны туплау урыннарын (мәйданчыкларын) төзекләндерү һәм аларның реестрын алып бару Кагыйдәләре;

• Яр Чаллы шәһәре Уставы;

• «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә каты коммуналь калдыкларны туплау урынын (мәйданчыгын) булдыруны килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 2009 елның 29 июлендәге 3863 номерлы карары. Административ регламент.pdf

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында сораулар буенча консультацияләр бирү гамәлгә ашырыла:

• дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә телдән мөрәҗәгать иткәндә –шәхсән яки телефон аша;

• Автозавод районы хакимиятендә, Ш.Усманов урамы, 112 (49/09) адресы буенча. Белешмәләр өчен телефон: 54-76-76.

Четверг, 12 января 2023, 11:04