Мы в социальных сетях

Гражданнарны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар сыйфатында исәпкә алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

  • Россия Федерациясенең Торак кодексы;
  • «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон;
  • «Ветераннар турында» 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль закон;
  • «Россия Федерациясендә инвалидларны яклау турында» 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон;
  • «Россия Федерациясенең Торак кодексын гамәлгә кертү турында» 2004 елның 29 декабрендәге 189-ФЗ номерлы Федераль закон;
  • «Гражданнарга Татарстан Республикасы дәүләт торак фонды һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем килешүләре буенча торак урыннары бирүгә гражданнарның хокукларын тормышка ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законы;
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Торак белән тәэмин итүдә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү» ведомство адреслы программасын тормышка ашыру кысаларында дәүләт торак сертификатлары чыгару һәм аларны гамәлгә ашыру кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 21 мартындагы 153 номерлы карары;
  • Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем файдалана алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасы;
  • Яр Чаллы шәһәре Уставының 41 статьясы;
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының «Гражданнарны торак урыннарына мохтаҗлар сыйфатында исәпкә алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2022 елның 1 мартындагы 984 номерлы карары.
  •  Гражданнарны торак урыннарына мохтаҗлар сыйфатында исәпкә алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты.pdf .

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында сораулар буенча консультацияләр бирү гамәлгә ашырыла:

  • дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;
  • Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында интерактив формада (https://uslugi.tatarstan.ru);
  • Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында интерактив формада (https:// www.gosuslugi.ru);
  • Автозавод районы хакимиятендә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар), Ш.Усманов урамы, 112 (49/09) йорт адресы буенча: сишәмбе 13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, чәршәмбе 8.00 дән 12.00 гә кадәр. Белешмә өчен телефон:56-74-16. 

Гариза бирүченең гаризасы һәм аңа теркәлгән документлар түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

  • КФҮ аша кәгазьдә һәм административ регламент таләпләренә туры килә торган электрон документларда;
  • Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru);
  • Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында (https:// www.gosuslugi.ru);
  • Район хакимиятенә шәхсән яки почта элемтәсе аша кәгазьдә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар). Гариза һәм аңа теркәлгән документлар, почта аша җибәргәндә, тиешле тәртиптә раслана.

Четверг, 9 ноября 2023, 11:28