Мы в социальных сетях

Описание:

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү

Өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклауның мөһим формаларыннан берсе булып өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү тора. Үз-үзләрен карый алу сәләтен өлешчә югалткан һәм даими ярдәмгә мохтаҗ кешеләр әлеге бүлек клиентлары була.

Социаль хезмәткәрләр өйләргә барып бик күп төрле хезмәт күрсәтәләр. Алар арасында: өйгә ашамлыклар, кайнар ашлар, беренче чиратта кирәкле товарлар китерү; торакка, коммуналь һәм башка хезмәтләргә түләү; йорттагы әйберләрне юарга, химик чистартуга, ремонтка бирү; медицина ярдәме алуга булышлык күрсәтү, шул исәптән дәвалау-профилактика учреждениесенә озата бару; медик-социаль экспертиза үткәрүгә, санатор-курорт дәвалануына юллама алуга ярдәм итү; пенсия белән тәэмин итү һәм башка социаль түләүләр бирү мәсьәләсендә, документлар рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтү һәм башкалар бар.

      
  

Өлкән яшьтәге кешеләр, медицина, психология, хокук яклау һәм башкалар буенча махсус белем булуны сораган проблемаларны хәл итү өчен, Үзәк белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар. Белгечләр грамоталы итеп аңлатырлар һәм кирәкле эшләр башкарырлар.

Өйгә барып хезмәт күрсәтүгә ел саен шәһәребезнең 1000гә якын мохтаҗ гражданы ия була.

Директор урынбасары

Вәлиева Лилия Шамил кызы

(8552) 71-39-09

Комсомол районы буенча бүлек мөдире

Орлушина Зульфия Асхатовна

(8552) 71-31-58

Үзәк районы буенча бүлек мөдире

Махиянова Лилия Расиловна

(8552) 70-31-78

Автозавод районы буенча бүлек мөдире

Григорьева Екатерина Владимировна

(8552) 70-31-82

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 48 нче йорт (ГЭС бистәсе, 8/1). «Энергетик» мәдәният сарае» тукталышы. 

E-mail: Ktsson.Doveriye-chel@tatar.ru



Среда, 15 февраля 2023, 11:45