Мы в социальных сетях

Описание:

Медицина тернәкләндерүе өлкәсендә:

Когнитив функцияләре бозылган инвалидларны тернәкләндерүдә кондуктив терапия алымы.

Медик-кондуктив тернәкләндерүдә кинезотерапия, төрле авырулар вакытында ЛФК комплексы; «Атлант» нейродинамик костюмын кулланып тернәкләндерү, постураль коррекция һәм йөрү вакытындагы тренировка. Физик йөкләнешләргә толерантлыкны арттыру өчен тын алу һәм йөрәк-кан тамырлары системалары тренировкасы; сколиоз вакытында тын алу гимнастикасы.

Физиотерапия. Медицина массажы. Дарулар ярдәмендә тернәкләндерү.

Социаль тернәкләндерү өлкәсендә:

Социаль-көнкүреш адаптациясе:

Кухня, ванна һәм кунак бүлмәләренең махсус җиһазландырылган укыту модуле шартларында, тернәкләндерүдә техник чаралар ярдәмендә методик эрготерапия кулланып, үзлегеңнән киенү һәм чишенү, шәхси гигиена, ашау күнекмәләрен башкаруга яраклашу алымнарына өйрәтү.

Кирәкле көнкүреш ихтыяҗларын үтәү (кухняда эшли алу, фатир җыештыру, йозакларны һәм бикләрне, йорт приборлары краннарын ябу, телефоннан файдалану, язарга өйрәнү) күнекмәләре башкаруга яраклашу алымнарына өйрәтү.

Яшәү пространствосын тутыру буенча тәкъдимнәр. Ярдәмче чаралар сайлау.

Социаль-мохит ориентациясе:

Психологик ярдәм һәм шәхесне коррекцияләү; сенсорлы бүлмә, төркемләп һәм аерым дәресләр  үткәрү;

Мәдәният, сәнгать, нәфис иҗат, рекреацион һәм анимацион терапия, «Ника» яшьләр клубы эше.

Профессиональ тернәкләндерү:

югары һәм урта профессиональ белем алуга булышлык итү, шул исәптән дистанцион технологияләр куллану алымы ярдәмендә;

Түбәндәге юнәлешләр буенча өйрәтү:

- иҗатның гамәли сәнгать төрләре;

- профориентация;

- эшкә урнашуда ярдәм;

- комьпьютер куллану белеме нигезләре .




Суббота, 5 марта 2022, 14:38