Мы в социальных сетях

Описание:

Социаль-медицина тернәкләндерүе бүлеге:

Дәвалау физкультурасы залында аерым һәм төркемләп дәресләр алып бару мөмкинлеге тудырылган. Ул механотерапия өчен техник чаралар, тренажерлар, тернәкләндерү җиһазлары: вертикальләштерү һәм йөрү өчен тренажерлар, динамик параподиум, «Атлант» нейродинамик костюмы, тернәкләндерү велосипеды, хәрәкәтләнү функцияләре өчен мотомед viva 2 , SE 1000 тренажеры, йөрү күнекмәләренә өйрәтү өчен ортопедик тренажер, блок тренажерлары, велоэргометр, тредмил, велоэлипсоид, арка өчен тренажерлар, Грэвитрин, КС-500 һәм башкалар белән җиһазландырылган.

Физиотерапия кабинетында магнит терапиясе, ультратавыш терапиясе, дарсонваль терапиясе, парафин-озокерит белән дәвалау өчен кирәкле җиһазлар бар.

Бүлектә массаж һәм процедура кабинетлары эшли.

Социаль адаптация бүлеге:

Бүлектә фатирның укыту модуле бар. Ул эрготерапия дәресләре үткәрү өчен инвалид ихтыяҗларын истә тотып җиһазландырылган. 

Компьютер класслары, арт-студия булдырылган.

Үзәктә актив ял итү өчен бильярд, өстәл теннисы куелган.




Вторник, 29 марта 2022, 10:36