Мы в социальных сетях

Описание:

«Асылташ» БЯСМ ДКУның эш тәҗрибәсе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт бюджет учреждениесе үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 11 июлендәге 683-Р номерлы боерыгы нигезендә башлап җибәрде. 2015 елның 1 гыйнварыннан ул 2014 елның 9 декабрендәге 682 номерлы боерык нигезендә «Яр Чаллы» шәһәр округы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт казна учреждениесенә үзгәртелде.

Приютның максаты булып җәмгыятькә социаль яраклашуда кыенлыклар һәм экстрен социаль ярдәмгә мохтаҗлык кичерүче балигъ булмаганнарны вакытлы торак урыны белән тәэмин итү, социаль тернәкләндерү, аларны үз гаиләләренә кайтару тора.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында стационар формада социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең социаль хезмәт күрсәтү Тәртибен раслау турында» 2014 елның 31 декабрендәге 1100 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында приютта тәрбияләнүче барлык балаларның 100 процентына да гарантияләнгән социаль хезмәтләр исемлегендә булган хезмәтләр күрсәтелә.

Хәзерге вакытта ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, күзәтүчесез, караучысыз, социаль яраклашуда кыенлыклар кичергән 2700 гә якын балигъ булмаган бала комплекслы (социаль, хокукый, педагогик, психологик, медицина, хезмәт) реабилитация үтте.

Приютта 2 бүлек эшли:

- кабул итү бүлеге

- 60 балага исәпләнгән социаль реабилитация бүлеге

Приютта санитар-гигиена нормаларына җавап бирә торган, өй шартларына якынайтылган шартлар тудырылган. «Асылташ» ның үз ашханәсе (анда 5 мәртәбә баланслы ашату оештырылган), медицина блогы, кер юу бүлмәсе, спорт залы, хезмәт кабинеты, музыка залы, зур булмаган китапханәсе бар. Психологик бушану өчен сенсорлы һәм релаксацияле бүлмәләр җиһазландырылган.

Бездә тәрбияләнүче балалар «Бисер белән үрү», «Самбо», «Көнчыгыш биюләре», «Йога» түгәрәкләренә яратып йөриләр, сәламәтләндерү дәресләрендә катнашалар. Дәресләрнең йомгаклары буенча балалар эшләреннән торган күргәзмәләр һәм сату ярминкәләре оештырыла, балалар шулай ук төрле конкурс һәм ярышларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Баланы үз гаиләсенә кайтаруга юнәлдерелгән югары нәтиҗәле технологияләр куллану приют эшендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

1. 7 ел дәвамында балигъ булмаган яшүсмерләр өчен махсуслаштырылган учреждениеләр арасында «Брейн Ринг» Региональ интеллектуаль-танып-белү уены үткәрелеп килә. Аңа 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре дә тартыла. Әлеге уен яшүсмерләрнең туган як, аның тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, теле турында белемнәрен киңәйтү мөмкинлеге бирә, аларда өлкән буынга хөрмәт, үз иленең үткәне белән горурлану хисләрен үстерә. Уенда 60 тан артык балигъ булмаган бала катнаша.

2. Балигъ булмаганнар өчен балалар учреждениеләре коллективлары арасында хезмәттәшлекне ныгыту, аларда тәрбияләнүчеләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү, киңкырлы, әхлаклы шәхес үстерү максатында белгечләр 10 ел буе «Робинзон» Республика хәрби-патриотик слеты һәм «Җиңү юлында» хәрби-патриотик конкурсы үткәрәләр. Аларда Татарстан Республикасындагы махсуслаштырылган учреждениеләрдән 120 гә якын балигъ булмаган бала катнаша.

3. Комплекслы реабилитацияләү процессында мөһим элемент булып тәрбияләнүчеләрне үзидарә эшенә тарту санала. Моның өчен приюттагы балалар белән эшләүдә түбәндәге технологияләр оештырылган:

·  «Монолит» балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау отряды. Аның составына приютның 6 баласы керә. Отрядта һәр кешенең үз бурычы бар. Алар укуда артта калганнарга булыша, приютта чисталык өчен җавап бирә, ашханәдә дежур тора. Отряд утырышларында тәртип бозучыларны ачыклыйлар һәм алар белән индивидуаль-профилактик әңгәмәләр, чаралар үткәрәләр.

·   «Талисман» волонтерлар отряды. Ул балигъ булмаган балаларга үзләрен кирәкле, файдалы итеп тою кебек психологик ихтыяҗларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә. Отрядка приютта тәрбияләнүчеләр генә түгел, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты студентлары да керә. Яшүсмерләр бергәләп шәһәрнең социаль учреждениеләрендә хәйрия акцияләре үткәрәләр, кулларыннан килгән кадәр ялгыз һәм өлкән гражданнарга булышалар. 2015 елда барлыгы 12 тапкыр концерт программасы күрсәттеләр һәм үз куллары белән ясалган истәлекле бүләкләрне тапшырдылар (2014 елда – 14; 2013 елда – 16; 2012 елда 12 тапкыр концерт куелган).

·  Җәйге чорда 14-18 яшьләрдәге, социаль яраклашуда кыенлыклар кичергән балигъ булмаганнар өчен «Ял белән хезмәт янәшә бара» программасы буенчахезмәт лагере сменасы оештырылды. Җәйге чор буена 14 яше тулган үсмерләр яшьләрнең хезмәт биржасы аша хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашалар.

4.  Илебезнең данлы үткәненә хөрмәт, гражданлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү, халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы белән танышуда белемнәрне арттыру максатында май аенда приютта тәрбияләнүчеләр өчен «Солдат сукмагы» традицион сәяхәт-уены үткәрелә. 2015 елда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган мондый уенга тыл хезмәтчәннәре дә чакырылды. Чарада 80 бала катнашты (2014 елда – 80, 2013 елда – 80, 2012 елда – 78).

Белгечләр, семинар һәм конкурсларда нәтиҗәле катнашып, үз эшләрендә һөнәри осталыкларын даими күтәреп торалар.

2015 елда коллектив түбәндәге конкурсларда катнашты:

·  «Россия патриотларын үстерәбез» Бөтенроссия конкурсының региональ этабында приют Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

·  «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабында директор Ханзаров Д.Ш. 3 урынны алды.

·   Балалар һәм яшүсмерләрдә мәдәнияткә, Татарстанда яшәүче халыкларның йолалары һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү буенча конкурста Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Балалар һәм яшүсмерләрдә мәдәнияткә, Татарстанда яшәүче халыкларның йолалары һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү буенча балигъ булмаганнар өчен иң яхшы махсуслаштырылган учреждение практикасы» номинациясендә «Үткәннәргә кайту» программасы өчен 2 урынны бирде.

·   Татарстан Республикасында гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт учреждениеләре арасында наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлдерелгән республика социаль программалар конкурсында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Наркотик бәйлелектәге затлар белән гаилә эчендә конфликтлар булган гаиләләргә социаль-психологик ярдәм күрсәтү» номинациясендә «Бәхетле булу үзеңнән тора» программасы өчен 3 урынны бирде.

·  Татарстан Республикасында гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт учреждениеләре арасында балигъ булмаганнарга карата начар мөнәсәбәт һәм көч куллану күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән республика социаль программалар конкурсында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Балигъ булмаганнар арасында көч куллануны профилактикалау, балаларда бер-берләренә карата толерантлык мөнәсәбәте булдыру» номинациясендә «Бер кеше – бөтен кеше һәм бөтен кеше – бер кеше өчен» программасына 3 урынны бирде.

·  «Иҗтимагый инициатива - 2015» республика социаль проектлар конкурсында «Гаилә, ана һәм баланы саклау» номинациясендә «Театраль гаилә» проектын уңышлы якладылар. Аны тормышка ашыруга субсидия бирелде.

·  «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы – 2015» Бөтенроссия конкурсында «Җитештерү өлкәсе булмаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру» номинациясендә 2 урынны алды.

2016 елда коллектив түбәндәге чараларда катнашты:

Балаларның күзәтүчесезлеген профилактикалау мәсьәләләре буенча приют белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатында хезмәткәрләр 4 семинарда, 3 курста, 1 форумда катнаштылар – барысы 13 кеше.

2016 ел дәвамында белгечләр түбәндәге призларга лаек булдылар: Республика конкурсында – 1 кеше, «сәнгать һәм гамәли иҗат», «инша» Бөтенроссия конкурсларында – 2 кеше, «ФГОС тикшерүе» Бөтенроссия олимпиадасында – мәгариф оешмаларының террорга каршы куркынычсызлыгы буенча 1 кеше катнашты. Приют белгечләре шулай ук шәһәр һәм республика конкурсларында актив катнашалар.

Приютта тәрбияләнүчеләр һәм белгечләр коллективы Бөтенроссия, республика һәм шәһәр дәрәҗәсендәге конкурсларда актив катнашалар. 2016 елның октябрендә, мәсәлән, тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы балалар приютлары арасында «Минем профессиям» республика профориентация акциясендә 1 урынны алдылар. Коллектив «Лукойл» ААҖ нең VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулады, «Табигать – тиңдәшсез хәзинә» проектын гамәлгә ашыру өчен 50 000 сум грант алды.

2017 елда коллектив түбәндәге чараларда катнашты:

 Приют хезмәткәрләренең һөнәри белем дәрәҗәсен күтәрү максатында, барлыгы 41 хезмәткәр 7 укыту семинарында, 11 квалификацияне күтәрү курсларында, 3 форумда катнашты. 5 тәрбияче беренче квалификация категориясенә аттестация үтте.

2017 ел дәвамында приют коллективы түбәндәге конкурсларда катнашып, призер булды:

· «Минем һөнәрем» республика профориентация акциясендә 1 урын;

· балигъ булмаганнар өчен махсуслаштырылган учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында «Робинзон 2017» республика хәрби-патриотик слетында 2 урын;

· республика  шахмат-шашка турнирында 2 урын;

· «Бала – хокуклар дөньясында» республика социаль роликлар конкурсында 700 дән артык видеоролик арасында беренче иң яхшы унлыкка керде;

· Комсомолның 99 һәм КАМАЗ автогиганты удар комсомол отрядының 48 еллыгына багышланган «Их, энтузиазм һәм энергия!» шәһәр интеллектуаль уенында 3 урын;

· «Интеллектуаллар буыны» программасы белән «Ритэк» ҖЧҖ нең социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында. Проектларны тормышка ашыруга 100 мең сум күләмендә грант билгеләнгән иде.



Вторник, 14 января 2020, 13:48