Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2018 елның 24 ноябрендә 16:00 сәгатьтә "Бумажник" мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган "Әни исемендәге йолдыз" шәһәр конкурсы узачак. Бәйгедә катнашырга бер һәм аннан да күбрәк балалары булган әниләр чакырыла.

Конкурс ике турдан тора – сайлап алу һәм финал турларыннан. Сайлап алу туры 17 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә "Бригантина" яшүсмерләр клубында узачак. Гаризалар 2018 елның 15 ноябренә (20:00 сәгатькә кадәр) кадәр pmk.burevestnik@yandex.ru электрон адресына кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә. 

Чәршәмбе, 14 ноябрь 2018, 09:54