Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 5 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Туган көне

22.06.1986 ел

Туган урыны

ТР Яр Чаллы шәһәре

Белеме

югары

Тәмамлаган уку йорты

2009 ел, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, журналист белгечлеге

Бүләкләре

Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәт хаты, 2007 ел; 

Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең Мактау грамоталары, 2009, 2016 еллар; 

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «Яшьләр мәгълүмат челтәрен үстерү» юнәлеше буенча дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең республика һөнәри осталык конкурсы җиңүчесе дипломы, 2009 ел; 

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты, 2011 ел; 

Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәте, 2014 ел; 

ТР Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы, 2014 ел; 

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең Рәхмәте, 2015 ел; 

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы, 2016 ел; 

Яр Чаллы шәһәре Хакименең Мактау грамотасы, 2019 ел; 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте, 2019 ел; 

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Көмеш билгесе, 2021 ел; 

2024 ел йомгаклары буенча Республика Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе һөнәри осталык конкурсының «Җитәкче һәм профсоюз оешмасы рәисе - хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» номинациясендә 3 урын өчен Диплом;

Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле үзара эшчәнлеге һәм хезмәттәшлеге өчен  «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм чаралар буенча Республика агентлыгының Рәхмәт хаты, 2025 ел.

                                                                                Хезмәт юлы:

19.11.2007 – 15.06.2008

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль учреждениесенең яшьләр белән эшләүче белгече. Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль учреждениесе Башкарма комитетның 2008 елның 12 мартындагы 579 номерлы карары нигезендә Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе итеп үзгәртелде.

16.06.2008 – 15.08.2008

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең яшьләр өчен мәгълүмат бүлегенең яшьләр белән эшләүче белгече

18.08.2008 – 11.10.2009

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең яшьләр белән эшләүче белгече

12.10.2009 – 22.11.2010

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең оештыру-масса эшләре бүлеге мөдире

23.11.2010 – 21.02.2011

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең директор урынбасары

22.02.2011 – 21.07.2011

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең оештыру-масса эшләре бүлеге мөдире

22.07.2011 – 06.03.2015

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлеге баш белгече

10.03.2015 – 04.05.2016

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең оештыру-масса эшләре бүлеге мөдире

05.05.2016 – 23.02.2018 

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

26.02.2018– 26.02.2019

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең оештыру-масса эшләре бүлеге мөдире

27.02.2019 – хәзерге вакытка кадәр

Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең директор урынбасары

Сироткин Евгений Александрович «Яшьләр көне», «Студентлар язы», «Студентлар спартакиадасы», Эшмәкәрләр съезды, «Уңышка адым» эшмәкәрләр форумы», Face to Face һәм башка күп кенә шәһәр һәм республика конкурсларын, яшьләр чараларын оештыру һәм үткәрү буенча зур тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, Евгений Александрович - 2006 елдан «Инициатива» зональ яшьләр газетасының баш редакторы. Аның нәтиҗәле хезмәте белән газета шәһәр яшьләре арасында күп укыла торган һәм кирәкле газетага әйләнде. 2009 ел ахырында газета массакүләм мәгълүмат чараларының «Медиа-буын» (Санкт-Петербург шәһәре) Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе исемен яулады. 2010 елның мартында газета «Алтын гонг-2010» (Мәскәү) Бөтенроссия Журналистлар конкурсының II дәрәҗәдәге дипломанты булды. Ә 2010 елның ноябре азагында газета «2010 ел студенты» республика конкурсының «Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә җиңүгә иреште. «Прорыв-2009» Бөтенроссия Җиңүчеләр форумы, Республика яшьләр форумы — 2010, 2008 елда Новосибирск шәһәрендәге Яшь журналистлар форумында катнашучы. 2012 елда газета профессиональ массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Алтын гонг» Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы җиңүчесе булды. 2013 ел йомгаклары буенча «ТР СТОга 50 ел» темасына Республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының «Темага тугрылыгы өчен» номинациясе Җиңүчесе дипломы белән бүләкләнде.

mcnur@mail.ru