|
Туган көне |
07.12.1979 ел |
|
Туган урыны |
ТР Яр Чаллы шәһәре |
|
Белеме |
югары |
|
Тәмамлаган уку йорты |
1999-2002 еллар, Алабуга мәдәният училищесы (Алабуга шәһәре); 2002-2007 еллар, Самара дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе (Самара шәһәре) |
Бүләкләре Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш кертүе, намуслы хезмәте һәм эшкә иҗади мөнәсәбәте өчен Яр Чаллы шәһәре хакимияте яшьләр белән эшләү идарәсенең Мактау грамотасы, 2010 ел; Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы, 2017 ел; Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең Рәхмәт хаты, 2022 ел. Конкурсларда җиңүләр: Яр Чаллы шәһәренең мәдәният хезмәткәрләре арасында шәһәр һөнәри осталык конкурсының «Иң яхшы клуб хезмәткәре» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат, 2017 ел; Югары һөнәри осталыгы өчен шәһәр Хакиме премиясе лауреаты, 2020 ел.
Хезмәт юлы:
|
2002 |
2006 |
Яр Чаллы шәһәре хакимияте яшьләр белән эшләү идарәсенең «Нур» яшьләр үзәге мәдәният чараларын оештыручысы |
|
2006 |
2010 |
«Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесенең сәнгать җитәкчесе |
|
2010 |
2011 |
«Таттелеком» ҖЧҖ филиалының турыдан-туры сатулар бүлеге әйдәүче белгече |
|
2011 |
2014 |
«НурСнаб» сәүдә йорты» ҖЧҖның офис-менеджеры |
|
2014 |
2018 |
«Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУның сәнгать җитәкчесе |
|
2018 |
2021 |
«Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУның бүлек мөдире |
|
2021 |
хәзерге вакытка кадәр |
«Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ директоры |




