Бүген, Яр Чаллы берьюлы ике мөһим датаны – шәһәргә нигез салынуның 400 еллыгын һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгарылуның 50 еллыгын билгеләп үткән юбилей елында, Тантаналар сараенда әһәмиятле вакыйга – быелгы 400-нче яшь парның никахын теркәү тантанасы узды. Алик Вадим улы Бадукшин һәм Илсөяр Илсур кызы Җәлиева гаилә берлеген туганнары, якыннары һәм хөрмәтле кунаклар катнашында ныгыттылар.

Чаллылыларның мәхәббәт тарихы җиде ел элек башланган – яшьләр бер предприятиедә хезмәт куйганнар. Соңыннан Алик Вадим улы КАМАЗга эшкә күчкән, ә предприятиедә урнашкан җылы дустанә мөнәсәбәтләр ныклы гаилә берлегенә әверелгән – әлеге парны шәһәребез тарихы һәм аның сәнәгать горурлыгы белән язмыш үзе бәйләгән кебек.

Никах теркәү процедурасыннан соң мэр Наил Мәһдиев яңа өйләнешүчеләрне әһәмиятле шатлыклы вакыйга белән котлады: «Бүген безнең зур Яр Чаллы шәһәре гаиләсендә тагын бер тату пар барлыкка килде. Бу – легендар КАМАЗлар туган җирдә, шәһәребезнең 400 еллыгы, беренче йөк автомобиле чыгарылуның 50 еллыгы елында теркәлгән 400-нче гаилә берлеге. Илсөяр дә, Алик та күп балалы гаиләләрдә туганнар һәм тәрбияләнгәннәр. Әти-әниләрегез үрнәгендә сез дә гаиләгезнең күп балалы булуы өчен бар көчегезне куярсыз дип өметләнәм: балалар күп булса, борчу да күп, ләкин бу – зур шатлык та.

Без чын күңелдән сезгә, кадерле дуслар, бәхет, мәхәббәт телибез. Бер-берегезне хөрмәт итегез. Сез – хезмәт сөюче яшьләр. Гаиләгездә мәхәббәт, тынычлык һәм татулык хаким итсен өчен бар көчегезне куярсыз дип уйлыйм. Бәхетле булыгыз, туганнарыгыз, дусларыгыз, якыннарыгыз өчен яхшы үрнәк булыгыз. Бүген Яр Чаллы шәһәренең баш залында яңгыраган барлык изге теләкләребез сезнең хәтерегездә сакланыр дип ышанам. Бу матур көн – шәһәребезнең 400-нче пары үз гаилә берлеген теркәгән көн – безнең өчен дә әһәмиятле вакыйга».

Наил Мәһдиев өйләнешүчеләргә никах турында таныклык һәм истәлекле бүләк – суыткыч тапшырды. Бүләк бик урынлы булды: күптән түгел генә яшьләр үз гаилә ояларын җиһазландыра башлаганнар.
Барлыгы бу көнне – 26 мартта – Тантаналар сараенда 27 пар гаилә берлеген ныгытты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 март 2026, 15:20



