Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Көчле музыка, милли костюмнар кигән күп санлы халык, катнашучыларның һәм тамашачыларның күңелле кәефе – «Кызыл-тау» мәдәният үзәге каршындагы мәйдан барысын берләштерде. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Язга каршы» исемле төсле чара «Озын һәм актив тормыш» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Табиб белән йөрү, яки Сәламәтлек һәм скандинав йөреше мәктәбе» программасы кысаларында үткәрелде.

Бәйрәм катнашучылары төсле киемнәр белән мактанышты: күпләрнең костюмнары озак еллар дәвамында сандыкларда сакланган, ата-аналарыннан калган, ә кемдер бу көнгә махсус киенгән. Һәр катнашучы үз образын яратып әзерләгән һәм үз гаиләсенең тарихын искә төшергән.

Бәйрәм алып баручысы, «Ладья» төркеме җитәкчесе Светлана Прокопьева мондый зур команда белән беренче тапкыр эш алып барды, биредә йөзгә якын кеше җыелды. Барысы да бик теләп кулга-кул тотынып, зур әйлән-бәйлән җырларына бастылар. Шулай итеп, өлкән буын чаллылылар өчен чын бәйрәм башланды, алар кайгысыз балачакларына кайткандай булды.

Программа үзенең төрлелеге белән сөендерде: кунаклар әйлән-бәйлән җырларына бастылар һәм милли уеннар уйнадылар уйнадылар, парларда биеделәр, язны һәм кояшны чакырдылар, милли костюмнарын тәкъдир иттеләр. Күңел ачуга тамашачылар һәм балалар да шундук кушылды – язны каршылау бәйрәме һичкемне дә битараф калдырмады.

Бер сәгать буе мәйдан әниләр, әтиләр, әби-бабайлар һәм аларның оныкларыннан торган зур әйлән-бәйлән хәрәкәте белән яшәде. Бу мизгелдә барлык катнашучылар да бер зур гаиләгә әверелеп, бер-берсенә сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.

Чара традицияләрнең буыннарны берләштерүен ачык күрсәтте. Нәкъ менә әби-бабайлар балаларга мәдәни мирасны тапшыра – һәм мондый бәйрәмнәр бу мөһим бәйләнешне сакларга ярдәм итә.

«Озын һәм актив тормыш» милли проекты 2025 елда старт алды. Аның максаты – сәламәт озын гомер өчен шартлар тудыру, көтелгән гомер озынлыгын 2030 елга 78 яшькә, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр җиткерү.

Сишәмбе, 24 март 2026, 13:30