Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелүче Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсларының региональ этабы йомгаклары ясалды: «Россиянең ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләренең иң яхшы укытучысы» һәм «Ел остазы». Яр Чаллыны конкурс мәйданчыгында 11 педагог тәкъдим итте. Бәйге нәтиҗәләре буенча аларның 10ы финалга чыкты, ә җидесе призерлар һәм лауреатлар исәбенә керде.

Гомуми белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри белем бирү системасы һәм мәктәпкәчә белем бирү тармагыннан конкурсантлар югары дәрәҗәдә һөнәри әзерлек күрсәтте.

Белем бирү системасын оештыруның югары дәрәҗәсе һәм конкурсантларны әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты белән Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов бүләкләнде.

Үз номинацияләрендә икенче урыннарны түбәндәге педагоглар алды: 6 нчы урта мәктәпнең тарих укытучысы Рүзил Фәргать улы Шәрәшев («Ел укытучысы» номинациясе), 62 нче белем үзәгенең физика укытучысы Рамис Рафис улы Газизов («Педагогик дебют» номинациясе), 79 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илзам Әгъзам улы Хаҗиев («Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» номинациясе), шулай ук Кама дәүләт автомеханика техникумының производство укыту остазы Илмир Мирзаһит улы Гаҗдалиев («Ел остазы» номинациясе).

«Иҗат һәм инновацияләр» номинациясендә җиңүче булып 60 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Фәрит кызы Назипова танылды.

Региональ этап лауреатлары: 35 нче урта мәктәпнең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Артур Александр улы Пакшин, 129 нчы «Белоснежка» балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Рамил кызы Вәлиева, шулай ук Яр Чаллы политехник көллияте производство укыту остазы Венера Вениамин кызы Ахунова.

Конкурс сынаулары финалистлары итеп производство укыту остазлары Елена Николаевна Ежова (Яр Чаллы педагогика көллияте) һәм Ирина Сергеевна Тицкая (Яр Чаллы технология техникумы) танылды.

Сишәмбе, 24 март 2026, 10:14