Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн бу йогышлы авыруның куркынычлыгына игътибарны җәлеп итүгә багышланган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда туберкулез буенча хәл тотрыклы, әлеге авыру саклыкны таләп итә. 2025 елда авыручылык күрсәткече 100 мең кешегә 13,6 очракка кадәр кимеде (2024 елда 17,8 иде), әмма үлем очраклары ел саен теркәлә (2025 елда – хроник формадагы, өстәмә авырулары булган һәм дәваланудан качкан кешеләр арасында дүрт очрак). Яңа очракларның 93% – сулыш органнары туберкулезы булып ачыкланган, шуларның 71,6% (53 очрак) – флюорография ярдәмендә теркәлә.

Роспотребнадзор тәкъдим иткән «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларындагы төп профилактика чаралары: БЦЖ вакцинациясе – яңа туган балаларга өченче-җиденче көндә прививка ясау һәм 6-7 яшьтә ревакцинация (Манту пробасы тискәре булганда); регуляр диагностика (ел саен балалар һәм яшүсмерләргә Манту пробасы яки диаскинтест); 15-18 яшьлек яшүсмерләргә флюорография; өлкәннәргә флюорографик тикшерү – ике елда бер тапкырдан да ким булмаска тиеш; гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше, сәламәт туклану, хезмәт һәм ял режимы, һавада йөрү, биналарны даими рәвештә саф һава белән тәэмин итү.

Вакытында медицина тикшерүен узу, балаларны вакцинацияләү, туберкулинодиагностика һәм медицина ярдәменә иртә мөрәҗәгать итү кешенең үзен генә түгел, ә аның тирә-юнен дә саклый дип искәртә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте. 

Сишәмбе, 24 март 2026, 10:45