Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән бергә махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәткәрләр белән очрашты.
«Кирәкле материалларны, транспорт чараларын, приборларны һәм махсус җиһазларны тапшырдык. Курск өлкәсе Курчатов шәһәренә кереп, якташыбыз, Россия Герое Сергей Чебневның рухына дога кылдык. Геройга мәңгелек дан...
Безнең сугышчыларыбызга Ватанга хезмәт иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдердек. Без алга таба да сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтәчәкбез!», – дип язды шәһәр мэры социаль челтәрләрдә.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 март 2026, 09:00



