Яр Чаллыда 24 һәм 25 мартта шәһәр студент иҗаты «Студентлар язы – 2026» фестиваленың сайлап алу турлары узачак. Быелгы Фестиваль 27 нче тапкыр үткәрелә. Чара эстетик тәрбия системасын камилләштерүгә һәм студент яшьләрнең мәдәни казанышларын хуплауга юнәлдерелгән.
Фестивальдә катнашу өчен рекордлы күләмдә – 177 гариза (2025 елда 139 иде) теркәлгән, алар түбәндәге юнәлешләр буенча: «Музыка» – 79, «Хореография» – 35, «Театр» – 29, «Оригиналь жанр» – 3, «Журналистика» – 31.
Бүген «Музыка» юнәлеше буенча сайлап алу туры узачак («Нур» яшьләр үзәге), сәгать 10:00нан 16:00гә кадәр.
Иртәгә яшьләр үз талантларын түбәндәге юнәлешләрдә күрсәтәчәк: «Хореография», «Театр», «Оригиналь жанр» («Шатлык» яшьләр үзәге), сәгать 10:00дан 16:00га кадәр.
2026 елда Фестиваль шәһәрнең 400 еллыгына һәм КАМАЗның беренче йөк автомобиле чыкканына 50 ел тулуга, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.
10 апрельдә «Энергетик» мәдәният сараеның төп сәхнәсендә «Студентлар язы – 2026» шәһәр студент иҗаты фестиваленың гала-концерты узачак.
Анда Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының сайлап алу турларында сайланган иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашачак.
Фестиваль йомгаклары буенча һәр юнәлештә җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары арасында Гран-при билгеләнәчәк. Фестиваль җиңүчеләре һәм призерлары оештыручылар һәм партнерлар тарафыннан дипломнар, статуэткалар һәм бүләкләр алачак.
Яшьлек һәм иҗат бәйрәмен оештыручылар – «Нур» яшьләр үзәге һәм Шәһәр студентлар советы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм мәдәният идарәләре ярдәмендә.
Фестиваль «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 март 2026, 08:34



